ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

20 февраль көнне СХТ китапханәсендә "Телем минем- дустым минем" дип исемләнгән аралашу сәгате узды.Чара 21 февральдә билгеләп үтелә торган  Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

20 февраль  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш № 2 санлы мәктәбенең  10 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район үзәк больницасы гинекологы А.Э.Хусаинова катнашында   “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева  кызлар, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.   

Тыл ветераны Мирзаһитова Һауа Мирзаһит кызы  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

21 февраль -  Халыкара туган тел көне. Кешенең бөтен тормышы туган тел белән бәйле.

23, 24, 25, 26 февраль – ял көннәре булачак.  

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Районыбыздан “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары Вилданова Әдилә, Ваншина Алия, Исламова Алия һәм “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ннән Вәлиева Гүзәл әлеге олимпиадада җиңү яулап кайттылар. Укучыларны һәм аларның мөгаллимнәре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызын ихлас күңелдән котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International