И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Г. Тукай

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

 И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле!

                                     Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Г. Тукай        

21 февраль -  Халыкара туган тел көне. Кешенең бөтен тормышы туган тел белән бәйле.  Балачактан ук без туган телдә әкиятләр,  җырлар, бәетләр  тыңлап үстек. Үсә төшкәч,  классик әсәрләр белән таныштык. Туган тел -  халыкның тере хәтере, аның җаны, байлыгы ул.

            20 февраль көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә  халыкара туган тел көненә багышланган  “Дөньяда илләр күп, телләр күп...” дигән информация сәгате узды. Чарага 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “Г” сыйныф укучылары катнашты. (сыйныф җитәкчесе Гөлнара Акберова).   Мәдәни чараның максаты: балаларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну уяту, аны саклау,  халкыңның мәдәниятенә һәм  традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.   Чара барышында балаларга күп сандагы телләр турында, аеруча үз телебез – татар теле турында сөйләдек. Балалар игътибарына  китап күргәзмәсе куелды, күзәтү уздырдык.  “Туган телем – минем белән дус  бул” дигән электрон презентация күрсәтелде.  Беренче сыйныф укучылары бездә беренче тапкыр булганлыктан, аларны  китапханәгә язу, китап укучы итеп кабул итү бәйрәме дә уздырдык.  Балалар  китапханә , китап куллану тәртипләре белән таныштылар. Масса чара вакытында балаларда китап белән беррәттән күпсанлы журналларда  кызыксыну уятты. Алар зур кызыксыну белән журналлар, китаплар карадылар, кайберләре укырга да тырышты. Һәр бала өйгә үзе сайлап алган китап белән кайтып китте.  Без,  киләчәктә  бу балаларны  китапханәбезнең   актив китап укучылары булыр дип ышанып калабыз.


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International