9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Районыбыздан “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары Вилданова Әдилә, Ваншина Алия, Исламова Алия һәм “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ннән Вәлиева Гүзәл әлеге олимпиадада җиңү яулап кайттылар. Укучыларны һәм аларның мөгаллимнәре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызын ихлас күңелдән котлыйбыз.