7 май көнне Күҗәкә мәктәбе территориясендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы линейка үтте. Бу чарада безнең хөрмәтле ветераннарыбыз катнашты. Укучылар аларга концерт номерлары күрсәтте һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
11 май көнне Күҗәкә мәктәбе башлангыч класс чыгарылыш укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре үти башладылар. 4 кл укучылары рус теленнән беренче өлеш - диктант яздылар.
Күҗәкә мәктәбенең 3 класс укучылары әйләнә-тирә буенча “Туган авыл” проекты өстендә эшлиләр. Укучылар туган як тарихы, аның күренекле кешеләре белән танышылар.
12 май көнне үзәк китапханәнең уку залында “Учак” яшь гаилә клубы каршында “Гаилэ-тормыш нигезе” исемендә гаилә бәйрәме уздырылды.
Җиңү бәйрәменә багышланган митинг.
Агач агарту өмәсе.
7 май көнне, сәгать 13:00 да Карт авылында сугышта хәлак булган авылдашларга куелган hәйкәл янында Бөек Җиңунең 71 еллыгына багышланган митинг булды.
11 май көнне Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Таҗиева Фәйдә Таҗи кызы үзенең гомер бәйрәмен - 95 яшен каршылады.
– Сугышны без урамда малайлар үзара сугышкан кебек итеп кенә күз алдына китерә идек, әтиләр дә тиз әйләнеп кайтыр дип көттек, канкойгыч сугыш бөтенләй башка төрле була икән ул... – дип, истәлекләре белән уртаклашты сугыш чоры балалары.