“Учак” яшь гаилә клубы каршында “Гаилә-тормыш нигезе” исемендә гаилә бәйрәме

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

12 май көнне үзәк китапханәнең уку залында “Учак” яшь гаилә клубы каршында “Гаилэ-тормыш нигезе”  исемендә гаилә бәйрәме уздырылды. Чарада Актанышның күркәм гаиләләләреннән булган , 50 ел бергә гомер кичергән Флүн абый һәм Әминә апа Галиуллиннар гаиләсе катнашты. Чарада бу гаиләнең тормышына багышланган “Бергә-гомергә бергә” дигән электрон презентация күрсәтелде.Алар бергә яшәү серләрен ачтылар, яшьләргә теләкләрен җиткерделәр. Кичәнең икенче өлешендә яшь гаиләләр Ильдус һәм Тәнзилә Хафизовалар, Ленар һәм Нәзифә Шавалиевлар  катнашты. Алар педагогик ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр, психологик сорауларга , табышмакларга, әдәби викториналарга  җавап бирделәр. Рәсем ясау, шигырь чыгару өлкәсендә үзләрен сынадылар. Кичәдә шушы темага китап күргәзмәсе эшләде.Кичә ахырында китапханә директоры Ландыш Җавдатовна Шамсунова чарада катнашучыларны гаилә көне белән тәбрик итте, үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International