7 май көнне Күҗәкә мәктәбе территориясендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы линейка үтте. Бу чарада безнең хөрмәтле ветераннарыбыз катнашты. Укучылар аларга концерт номерлары күрсәтте һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.