Бүген Актанышта күптән көтелгән зур чара – футбол манежының ачылу тантанасы узды. Объект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы кысаларында сафка басты.
Быел Республикада 4 шундый ябык футбол манежы төзелгән. Ә программа эшли башлаганнан бирле 12 объект сафка баскан.
Елдан-ел алдынгы урыннарны яулап килгән яшь футболчыларыбыз өчен зур бүләк булды ул. Манеж футболчылар өчен тренировка процессын кышкы чорда да оештыру һәм ел әйләнәсе уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Объектны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР спорт министрының урынбасары Айдар Кадыров, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкалар катнашты.
“Бүген районыбызда зур чара. Әлеге объектнвы булдыруда ярдәм күрсәткән Рәисебез Рөстәм Нургали улына бөтен райондашларыбыз исеменнән чын күңелемнән рәхмәт әйтәсе килә. Бу чын мәгънәсендә зур бүләк” дип искәртте район башлыгы Ленар Зарипов.