Актанышта узып барган елның соңгы көннәрен Кыш Бабайлар һәм бәйрәмчә бизәлгән техникалар парады, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән озаттылар. Оешма-предприятие, мәгариф учрежденияләре театральләштерелгән тамашалар тәкъдим итте, спорт уеннарында көч сынадылар.