Район башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Ленар Зарипов Бөек ватан сугышы ветераннарыныбыз белән күрешеп, Илебез Президенты Владимир Владимировичның, Рәисебез Рөстәм Нургали улының, "Бердәм Россия" партиясенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.

Еллар үткән саен аралар сирәгәя. Бүгенге көндә безнең сафларда 4 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. "Без алар белән хаклы  рәвештә горурланабыз һәм безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр  озаграк  яшәүләрен телибез. Бөек Җинүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел, һәм берни белән дә алыштырып булмый. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык ихтияр, патриотлык хәм рух бөеклеге символы ул" дип искәртте Ленар Рафак улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International