Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

2021 елның 9 июле, җомга

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районыбызның иң үрнәк гаиләләре хөрмәтләнде. 44 ел бергә гомер кичергән Сәлаховлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медальле белән бүләкләнде.

Сәлахов Мирас Мәүләү улы һәм Сәлахова Зөһрә Зәйнулла кызы Югары Яхшый авылында яшиләр. Мирас абый бар гомерен җир эшенә багышлаган, “Актаныш” агрофирмасының баш агрономы булып хезмәт куя. Зөһрә апа фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Тырыш, үрнәк хезмәтләре өчен бихисап бүләкләргә һәм хөрмәтләүләргә ия, авылдашларының ихтирамын һәм игътибарын яулаган кешеләр алар.

Такталачык авылыннан, 60 ел бергә гомер кичергән Хәлимә Хәниф кызы һәм Шәйхиян Шәех улы Шәемовларның да, 50 ел иңгә-иң терәп тормыш юлыннан атлаган, Тыңламас авылыннан Зиннәтуллин Фәрит Йосыф улы һәм Зиннатуллина Тәнзилә Сәлах кызы, Иске Айманнан Мөхәррәм Мофаздал улы һәм Хәмдия Фәүзи кызы Мофаздаловлар да зур хөрмәткә лаек булдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда 2009 елдан билгеләп үтелә. Тирән мәгънәгә ия гаилә төшенчәсен ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Дөньяга карашлары төрле булып та, уй-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International