Бүген мөселманнар ислам диненең иң төп бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртәдән дин тотучылар район мәчетләренә җыелды. Бәйрәм намазында Актаныш Җәмигъ мәчетендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Намазны район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укыды. Ул мәхәллә кешеләренә корбан чалуның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Изге Коръән сүрәләре һәм аятьләре укылды. Руслан хәзрәт мөселманнарга ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте, мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән изге Корбан бәйрәме белән котлады.