Урып-җыюның яртысын тәмамладык. Икмәкне югалтуларсыз җыеп алу, амбарларга урнаштыру, язга орлык хәстәрләү һәм көзге чәчүне сыйфатлы башкару – һәммәсе дә көн үзәгендә бүген.
Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларның эш күрсәткечләре көн дә чыгарыла, ә биш көнлек нәтиҗәләр буенча кыр батырлары билгеләнә. Чираттагы җиңүчеләрне, кырда эшләгән урыннарына барып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтов котлап, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның махсус премиясен тапшырдылар.