Ленар Зарипов: Җиңү көне – уртак хәтер көне. Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызның якты истәлегенә баш иябез

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләде.

"Бәйрәмнәр арасында Җиңү Көне аеруча изге һәм кадерле. Арабызда бу сугышның кайгылы җилләре кагылмаган кешеләр сирәктер. Ләкин бу дәһшәтле еллар Совет кешеләренең рухын сындыра алмады. Илебезнең һәр кешесе, олысы-кечесе, Туган илне яклап көрәшүне үзенең изге бурычы дип санады.

Җиңү көне – уртак хәтер көне. Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызның якты истәлегенә баш иябез. Ватан өчен сугышларда катнашкан ветеран-фронтовикларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Тылда Җиңү яулаганнарның батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез.

Вакыт үткән саен, безгә Җиңү бүләк иткән ветераннарыбыз сафы сирәгәя. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү, исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру – безнең төп бурычларның берсе.

Бүгенге көндә дә җиңүчеләрнең варислары заман сынауларына каршы тора, вөҗдан кушканча илебезне яклап, тарихи дөреслек хакына неонацизмга каршы көрәшә. Алар - безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз.

Бүген дә, Бөек ватан сугышы елларындагы кебек бар халык берләшеп Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Битараф булмаган райондашларыбыз, волонтерларыбызга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Тынычлыгыбыз өчен көрәшкән егетләребезгә ярдәм итү – безнең төп бурычларның берсе. Дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак!

Теләк бер генә - егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән күрешергә, алдагы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, башка бәйрәмнәребезне алар белән бергә үткәрергә язсын.

Мөхтәрәм ветераннар, хөрмәтле райондашлар!

Сезгә чын кунелдән бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Туган җиребезне башка беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, аналарыбызның һәм хатыннарыбызның күзләреннән кайгы- хәсрәт яшьләре таммасын!

Данлы Жиңү бәйрәме котлы булсын!" диелгән әлеге тәбрикләүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International