Актанышта ТКХ сораулары буенча фикер алыштылар

2017 елның 16 мае, сишәмбе

15 майда «Яшьлек» мәдәни үзәгендә торак-коммуналь хуҗалык сорауларына кагылышлы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Альберт Тимеров, “Яран” берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Фәрдиев һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты.

Киңәшмә эшендә район күләмендә  әлеге тармакны  камильләштерү  буенча уздырылган комплекслы чаралар хакында фикер алышынды, шулай ук эшләнәсе эшләр буенча планнар төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International