Актаныш талантлары “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең  йомгаклау гала-концерты үткәрелде. Программада барлыгы 1250 яшь талант иясе катнашты.

 

Суперфинал нәтиҗәләре буенча Актаныш районының яшь талантлары түбәндәге нәтиҗәләрне курсәттеләр. «Вокал – соло»  номинациясенең зурлар группасында (16-21 яшь) Шәрәфетдинова Гүзәл 1 урында, «Конферанс» номинациясенең кече группасында (5-9 яшь) Камаев Камиль һәм Галиуллина Ильфина 2 урынны яуладылар,  ә «Вокаль ансамбльләр» номинациясенең кече группасында (5-11 яшь) "Лачыннар" вокаль ансамбле 3 урынны яуладылар.

 

“Вокал” номинациясендә Гран-прига Зәйдән “Азаль” җыр һәм бию ансамбле ия булды. Ә “Хореография” номинациясе буенча Гран-прины Лениногорскидан “Пируэт” бию төркеме алды. Фестивальнең җиңүчеләренә һәм аларның педагогларына акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.

Мәгълүмат өчен. Фестиваль быел катнашу гаризалары буенча узган елгы рекордын 20 процентка арттырган. Зона бәйгеләрендә барлыгы 21 меңнән артык бала сәләтен күрсәтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International