Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш  Х утырышы 28 сентябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе  директоры Ирек  Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү  идарәсе баш киңәшчесе Раиль Гаффаров, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе - Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында булды.

Актаныш муниципаль район Уставы нигезендә муниципаль район Башкарма комитеты житәкчесе район Советы карары белән, конкурс комиссиясе тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан билгеләнә. Комиссия эшенең нәтиҗәләре белән конкурс комиссиясе секретаре, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев таныштырды. Нәтиҗәдә 2 кандидат сайлап алынган: Илфак Бариев һәм Рөстәм Ильясов. Беренче кандидат Илфак Бариев сессиядә үз кандидатурасыннан баш тартты. Икенче кандидатны сайлау ачык тавышка куелды. Депутатлар Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Рөстәм Ильясов кандидатурасын яклап тавыш бирделәр.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе - Татарстан Республикасы “Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев таныштырды.

 

Ильясов Рөстәм Алмаз улы

 

Образование высшее, окончил в 2010 г. ЧОУ ВПО "Институт социальных и гуманитарных знаний", г. Казань.

01.12.2003-25.08.2004  экономист Муслюмовской центральной районной больницы, с. Муслюмово, Муслюмовского муниципального района

26.08.2004-13.05.2005 начальник отдела сбыта Муслюмовского МПП ЖКХ, с. Муслюмово, Муслюмовского муниципального района

16.05.2005-26.03.2010 начальник отдела сбыта ОАО "Муслюмовские инженерные сети", с. Муслюмово, Муслюмовского муниципального района

 26.03.2010-30.12.2013 начальник финансово-экономического отдела ОАО "Муслюмовские инженерные сети", с. Муслюмово, Муслюмовского муниципального района

13.01.2014-16.06.2014 главный бухгалтер ООО "Фирман", с. Муслюмово

17.06.2014-25.08.2015 начальник отдела территориального развития Исполнительного комитета Муслюмовского муниципального района

25.08.2015–27.09.2016 директор МУП «Хозяйственное обеспечение» Муслюмовского муниципального района.

Семейное положение: женат имеет двух сыновей и дочь.

 

 

       

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International