Дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасы өчен компенсациягә гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстанның дәүләт порталында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче балалар өчен ата-аналардан алынган түләүнең бер өлешен кире кайтаруны сорап, гариза тапшыру мөмкинлеге булдырылды. Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон гариза тапшыру өчен Татарстан һәм РФ дәүләт порталларында шәхси кабинет ачу яисә, кабинет элек инде ачылган булса, аннан файдалану сорала.

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Татарстан дәүләт порталы аша социаль яклауга кагылышлы тугыз хезмәттән файдаланып була - шул исәптән, бала туганнан соң бер тапкыр бирелүче пособиене, бала өчен ай саен түләнүче пособиене, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләрне сорап, гариза язарга һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International