Марат Әхмәтов Актаныш районына эшлекле сәфәр кылды

2016 елның 3 июне, җомга

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында булып, хуҗалыкларның басулары белән танышты.

Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән берлектә басуларны карап йөрделәр, ахырдан “Башак” хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында  барлык хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгына ярдәм итүче оешма- предприятие җитәкчеләре катнашында фикер алыштылар. Марат Әхмәтов Актанышның игенчелек тармагына бик зур бәя бирде.

-Актанышта бик матур чәчүлекләр. Инде күп еллар дәвамында республиканың игенчелек өлкәсендә бер өлге булып торалар. Күп районнарның аерым матур басуларын карыйбыз. Ә Актанышта тоташ иген диңгезе дияргә була. Дөрес, әле соңгы нәтиҗәгә вакыт җитмәгән. Басуларга шифалы яңгырлар кирәк. Алдагы атнаның дүшәмбе, сишәмбеләренә яңгырлар булыр дибез. Игеннәрнең тишелеше, бүгенге торышы, технологик чаралары  яхшы, -ди Марат Готыф улы.  

Шул ук вакытта Актанышлыларга көндәш булырдай районнарны да атады. Зәй, Сарман , Азнакай, Минзәлә районнарында да бик күп матур, өметле иген басулары булуын әйтеп үтте. Игенчелек белән бергә Актаныш районында терлекчелек тармагында да яхшы эшләүләрен искәртте. Терлек азыгы әзерләүгә дә нык игътибар бирүләрен ассызыклады. Гомумән алганда, Марат Готыф улы әлеге районның эшчәнлегеннән канәгать булуын хәбәр итте. Һәм барлык район халкын халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйе белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International