Читкә китеп таралабыз да, "авылны сагынам" дип җыр гына сузабыз шул. Аллага шөкер, капка ачып көтәр нигез булганда, авылга кайтыр сукмакларга тузан кунмый анысы.
Тагын бер күңелле күренеш – һәр кич бирегә күрше йортларда яшәүче балалар футбол карарга җыела. Күпфатирлы йортларның уен мәйданчыкларында үзлекләреннән туп тибүче балалар өчен үзәк стадионда яшьләрнең футбол уеннары аеруча да кызык.