Балалар яшьләрдән футбол уйнарга өйрәнә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Актанышның үзәк стадионында 25 июнь көнне авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол чемпионатын ачу тантанасы булган иде.

Чемпионатның тәүге кичендә Богады-Актаныш, Такталачык-Чуракай, Татар Суыксуы-Чуракай җирлеге командалары үзара ярышты. Шул рәвешле һәр көнне үзәк стадионда алты команда үзара көч  сынаша. Бүген – 3 июльдә Чалманарат-Аеш, Күҗәкә-Әлем, Кәзкәй-Уразай җирлеге командалары ярышты. Кичә Түке-Аккүз, Пучы-Тат.Ямалы, Иске Сәфәр-Актанышбаш командалары уйнаган булса, иртәгә – 4 июльдә Югары Яхшый-Байсар, Теләкәй-Мәсәде, Әтәс-Иске Кормаш авыл җирлеге яшьләре уйнаячак.

Җәйнең кызу көннәрендә кичен ут яктысында җиләстә уенны күзәтү дә мавыктыргыч булса, җәйге ял вакытларында студентлар, авыл яшьләре дә, бер команда булып, бик теләп җирлек данын яклыйлар.

Чемпионат башлануга атнадан артык кына вакыт үтүгә карамастан, үзәк стадион актанышлыларның яратып йөри торган ял һәм сәламәтлеккә файдалы актив хәрәкәт урынына әйләнде. Тагын бер күңелле күренеш – һәр кич бирегә күрше йортларда яшәүче балалар футбол карарга җыела. Күпфатирлы йортларның уен мәйданчыкларында үзлекләреннән туп тибүче балалар өчен үзәк стадионда яшьләрнең футбол уеннары аеруча да кызык. Балалар өчен алар футболның бар тәртибен белеп уйнаучы, көчле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булдыклы абыйлар.

Хөрмәтле актанышлылар, чемпионат һәр көнне 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кичләрегезне файдалы һәм күңелле үткәрегез. Футбол чемпионатында авыл җирлекләре футбол командалары ярышын карарга һәр көнне 19 сәгатьтә сезне үзәк стадионга чакырып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International