ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның Актаныш районына килүе

2 июнь көнне районыбызда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән районыбыз кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Сүз кыр эшләренең барышы, республикада барган программалар, алар белән беррәттән эре хуҗалыкларга да матди ярдәм күрсәтү турында барды.

- Бик матур чәчүлекләр Актанышта, хәтта Республиканың игенчелек культурасы  һәм бүгенге чәчүлекләрнең торышы буенча беренче номерлы район дип әйтәм. Бу – зур бәя, әлбәттә. Ләкин көзге муллыкка кадәр шактый вакыт бар, шуңа күрә алдагы чорда икмәкнең киләчәк язмышы өчен чәчү чорында эшләгән кебек, фидакарь Актаныш игенчеләре дә, җитәкче, белгечләре дә эшен дәвам итәрләр дип уйлыйм. Табигать тарафыннан шифалы яңгырлар да бик кирәк. Быел Республиканы куандырасы килә зур икмәк белән  , -  диде Марат Әхмәтов.

Министр Актанышта игенчелеккә булган мөнәсәбәт культ дәрәҗәсендә булуын белдерде. Бу культны киләчәктә дә сакларга киңәш итте.

“Чәчүлекләрнең торышыннан чыгып караганда, Актанышның республикада иген уңышы буенча быел беренче булырга өмете зур. Ул бүгенге генә көн хезмәте түгел, ә традиция белән килгән тырышлык. Актаныш быел сөт терлекчелегендә дә башка районнардан күпкә аерылып тора, чөнки 14-15 т күләмендә көндәлек  сөтне күбрәк җитештерә - дип ассызыклады Марат Әхмәтов, - бу шулай ук бик зур хезмәт. Актаныш менә бу ике авыл хуҗалыгының төп тармагын бик матур алып бара, шушы традицияне киләчәктә дә сакларга, үстерергә телим”.

Соңгы яңарту: 2015 елның 10 июне, 13:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International