Җирлек турында

Авыл җирлеге составына керүче торак пунктлар: 

Кәзкәй авылы, Тыңнамас авылы. Җирлекнең административ үзәге - Кәзкәй авылы.
Авыл җирлеге 1998 елның 13 апрелендә район үзәгеннән 10 км ераклыкта, Актаныш авылыннан 10 км ераклыкта урнашкан.
 

Җирлек паспорты

Мәйданы, халык саны һәм составы 
Территория 3304 га тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мәйданы 1472 га.

Халык саны-569 кеше. Халыкның төп составы-татарлар. Авыл җирлеге составына керүче торак пунктлар: Кәзкәй, Тыңнамас авылы. 

Кыскача тарихи белешмә 
Авыл җирлеге 1998 елның 13 апрелендә район үзәгеннән 10 км ераклыкта урнашкан.

Муниципаль берәмлекнең төп социаль-икътисадый характеристикасы 
Торакның гомуми мәйданы 12534 кв. м. 
1 кешегә гомуми мәйданы 19.0 кв. м тәшкил итә. 
Кәзкәй авыл җирлеге бюджетының 2011 ел өчен керем күләме 2331321 сум. 
Бюджет чыгымнарының гомуми күләме 8415597 сум. 


Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге 
Кәзкәй кадет интернат-мәктәбе: директоры Ялалов Илсур Индус Улы Тел.: 8-85552-6-02-16. Кәзкәй т. п., Тыңнамас т. п. Кәзкәй авылы балалар бакчасы-мөдире Шакурова Рузилә Даниф кызы

Тыңнамас авылы балалар бакчасы-мөдире Әмирова Алсу 

Фельдшер-акушерлык пунктлары:

1. Кәзкәй ФАП фельдшеры: Салманова Чулпан Әхнәф кызы тел. 8-85552-6-02-91

2. Тыңнамас ФАП фельдшеры: Әһлиева Гөлфинә Яудат кызы, тел.: 8-85552-6-02-95 

Кәзкәй авылы китапханәчесе Әхмәдишина Гөлназ Рафис кызы
Кәзкәй мәдәният йорты директоры Әхмәтнәбиев Илшат Хәкимҗан улы, 
Тыңнамс авыл клубы, мөдире Магданова Мәйсәрә Рәхимҗан кызы

 

"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе

2 кибет эшли

Җирлекнең танылган кешеләре
Әмирханов Марат Әмирхан улы-язучы

Сафиуллина Гөлгенә Флун кызы-авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты

Соңгы яңарту: 2021 елның 25 октябре, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International