Яңалыклар

10.10.2022

Спарткиаданың шахмат ярышы бераз алданрак узды, бәйгегә 30 өлкәнебез катнашты. “Дулкын” бассейнында йөзү, “Батыр”да өстәл теннисы, дартс, идәннән этелү, чүгәләү кебек ярышларга быел җиңел атлетика буенча эстафета да өстәлде.  Идәннән этелү ГТО нормаларының берсе булып тора. 

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/sport/bugen-raionybyz-olkannare-spartakiadada-koc-synasa

Фото 

23.12.2017

22 декабрь көнне 18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды. Чара бик матур сценарий буенча барды. Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2017 һәм якынлашып килүче 2018 еллар символлары  җыелган халыкның күңелен күрделәр.
 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов барлык актанышлыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. 
Башка еллардан аерылмалы буларак, мәйдан боздан ясалган фигуралар, уен мәйданчыклары һәм шугалак белән балаларның күңелен күтәрде. 


 

29,12,17,

Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традициягә әверелде. 

Шул уңайдан 29 декабрь көнне район үзәгендә   ярминкә гөрләде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде.

 Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән сөт, май, балык,  бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр. 

Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе  иде. 

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, җирлек башлыклары да танышты. 



Бер бәйрәмдә бер Кыш бабай гына күреп ияләшкән райондашларыбыз, мөгаен, үзләрен Кыш бабайлар илендә кебек хис иткәннәрдер. Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгенең төрле почмакларында Кыш бабайлар күренә башлаган иде. Көндезгә алар барысы бергә Ленин паркында очрашты. Бү мизгелләр, чыннан да, әкияти иде: 60ка  якын  Кыш бабай, Кар кызы, алрның юлдашлары, райондашларга янә бер тапкыр бусагада Яңа ел икәнен искәртте, дип хәбәр итә www.aktanysh-rt.ru.

Өстән тамып торган тамчы да, сөттәй ак  томан да Актаныштагы Кыш бабайлар парадына комаучау итә алмады. Яңа ел символлары парк аша үтеп, Актаныш урамнары буйлап Үзәк чыршы урнашкан мәйданга юнәлделәр. Алар урамдагы һәркемне бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде.

Җәяүлеләр Кыш бабайларны якынга ук килеп тамаша кылды, алар белән фотосурәткә төшәргә ашыкты. Машиналар исә елга бер генә урам ямьли  торган могҗизаи  затларны туктап уздырдылар.

Үзәк мәйданда Кыш бабайларны халык белән бергә ярышлар да көтә иде.  Район үзәгендәге 14 оешма, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәп коллективларының Кыш бабайлары таудан чанага утырып та шуып төштеләр, лабиринттан да үттеләр, чаңгы да шудылар, көзгедәй ялтырап торган  бозлы тауга йөгереп тә менделәр. Шул рәвешле бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде парад. 


Соңгы яңарту: 2022 елның 18 октябре, 11:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International