Яңалыклар

30 декабрь көнне сәгать 10:00 мәдәният йорты каршында Яна елны каршы алу, тройка чыгышы, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алу, маскалар чыгышы оештырылды. Бәйрәм башланганчы чакырылган кунаклар ерактан кунакка кайткан авылдашлар,авыл халкы һәм балалар мул итеп әзерләнгән тәбикмәк һәм чәйдән авыз иттеләр,шулай ук тәмле шашлыкны да үз иттеләр.

Җирлеккә кунак итеп чакырылган ЗАГС булеге житәкчесе Мухамадиева Г.Б.ның бәйрәм тәбрикләүләре тынланылды. "Нигез" ҖЧҖ житәкчесе Дамир Әмин улы бәйрәмне уздыруга 2500 сум акчалата ярдәм курсәтте. Шулай ук хужалыкта эшләучеләргә, пенсионерларга кучтәнәч пакетларын да  “Нигез” хуңҗалыгы тутырды. Бәйрәм ахрында һәрбер килгән кеше Кыш бабай буләэкләрен алып китте. Хужалык ярдәме бн Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмебезне тагы да ямьләндереп тройка бн килеп керделәр. Мәдәният йорты коллективы һәм мәктәп-бакча коллективы тулысынча Яна ел программасын халлыкка курсәттеләр. Маскалар чыгышыннан сон чыршы янында торле уеннар оештырдык, балалар, һәм әти-әниләр белән "кем таудан тизрәк төшә" дигән ярыш уздырдык. Бәйрәм 13:00 га кадәр дәвам итте.

 


30 декабрь көнне 19:00 сәгаттә залларны тутырып Бал-маскарад уздырдык. Бәйрәм бик куннелле узды. Лоторея уеннары уздырылды һәм дискотека белән бәйрәмебез тәмамланды.

08.10.2022 Чэй табыны артында очрашу


Соңгы яңарту: 2022 елның 18 октябре, 13:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International