Җирлектә өлкәннәр декадасы кысалаларында бик күп чаралар үтте. 30 сентябрь көнне декада ачылуда узган күргәзмәдә безнең җирлектән катнашкан өлкәннәр кул эшләре күргәзмәсе Дипломга лаек булды; Пучы картлар йортына продукцияләтә ярдәмне ветераннар Советы рәисе Рәмзия апа быелда оештырды, продукция илтеп тапшырылды; Елдагыча спартакиада безнең өлкәннәрдә катнашты: шахмат буенча Бахтиев Рафак абый 2 урын яулады, приседаниеда Закирова Флүсә 1 нче урынны алды; Компьютер белеме буенча ярышлар узды. Безнең җирлектән Шамсиев Ильяс абый белән Хамматуллина Рәмилә катнашып, икеседә 1 нче урын алып кайттылар; Иске Кормаш мәдәният йорты коллективы йөри алмаган пенсионерларны искә алып, точкалап, аларның өйләрендә халыкны җыеп җырлы-уенлы очрашулар чәй өстәле янында үткәрделәр, Минзәлә шәһәренә сәяхәткә бардылар; Кече авыл клубларында өлкәннәрне хөрмәтләү чәй өстәле артында уеннар, концерт номерлары белән үтте, Яңа Балтач өлкәннәре Әнәк авылында "Бабайда кунакта" булдылар; Мәктәп-балалар бакчасынан- укытучылар, тәрбиячеләр балалар белән берлектә, эшләп чыккан пенсионерларның өйләренә күчтәнәчләр белән барып концерт номерлары күрсәттеләр, эшләрендә ярдәм иттеләр; "Әнәк Агрофирма" сы белән авыл җирлеге Советы 200 өлкәнгә күчтәнәч пакетлары өләште.
Соңгы яңарту: 2022 елның 18 октябре, 08:49