Актанышта зур бәйрәм - 9 май!

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген, 9 май – Бөек Җиңү көнен илебездә, республикабызда гына түгел, ә дөньяның башка күп кенә шәһәрләрендә дә билгеләп үтелә. Быел Бөек Җиңүнең 72 нче язын каршы алабыз!

Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан!

Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнаштылар. 

Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында музейлар оештырылган иде. Халык аны бик теләп күзәтте.

Бәйрәмнең төп кульминациясе парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды.

Район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, кадет укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International