Актаныш районында территорияләрне кар һәм боздан чистарту өмәсе узды

2017 елның 17 марты, җомга

Кар әле эри генә башлауга карамастан, табигатьтә инде яз исе килә. Ә яз килү белән якын-тирә территорияләрне чистарту, төзекләндерү мәшәкатьләре дә өстәлә.

Актанышыбызда традицион өмәләр башланып китте. Шуларның берсе 16 март көнне узды. Район оешма-предприятие эшчеләре кулларына көрәк һәм лом тотып якын-тирә территорияләрне кар һәм боздан чистарттылар.

Районыбызда чисталык урнаштыру буенча өмәләр киләсе атналарда да булачак, барлык райондашларны аларда актив катнашырга чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International