Актанышта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы

2017 елның 4 марты, шимбә

Бүген, 4 март көнне район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәмнең тантаналы мизгелләре район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан җиткерелгән җылы теләкләр белән башланып китте. Ул хатын-кызларга өйдә дә, эштә дә зур сабырлык күрсәтеп башкарылган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Соңрак район җитәкчесе эшендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызга ТР  Мактау грамоталары тапшырды.

Шулай ук Актанышның гүзәл затларына котлау сүзләрен һәм матур теләкләрен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, “Благодарение” хәйрия фрнды җитәкчесе Фәрит Салихов җиткерделәр.

“Благодарение” хәйрия фонды бәйрәм уңаеннан кул эшләнмәләренә конкурс үткәргән иде, чарада Фәрит Салихов җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләрнең кул эшләнмәләре “Пучы картлар йортына” тапшырылды.

Бәйрәм чарасы районыбызның “Агыйдел” коллективы тарафыннан башкарылган концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International