Сәләтле балалар өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Чыршы бәйрәме

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.

 6 гыйнвар көнне Актаныш мәдәният сараенда балалар сәламәтләндерү аланында узган Чыршы бәйрәменә 98 укучы чакырулы иде. Алар бәйрәм  бүләге итеп үзләре кебек үк сәләтле балалар катнашында музыкаль тамаша карадылар.

 Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде һәм һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International