“Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы Актанышка килеп җитте

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Бөтенроссия гаилә учагы федераль проектында бик актив катнаша. Бүген, 22 апрель көнне “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы Актанышка килеп җитте. 

Аны Мөслимнән күп балалы Сабитовлар гаиләсе алып кайтты.

Бу уңайдан район ЗАГС бүлегендә районыбызның күркәм гаиләләре катнашында зур тантана узды. Район башлыгы Ленар Зарипов чарага җыелган райондашларыбызны сәламләп, Гаиләнең әһәмиятен, һәр кешенең язмышында тоткан урынын билгеләп, яшьләребезгә үрнәк булган матур гаиләләребезгә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International