Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты Әзерләде. Аның гамәлдә булган вакытында учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендә мангалларда, кыздыру урыннарында һәм янмый торган башка савытларда ризык әзерләргә ярамый.

Бу чикләү рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. Шулай ук 1-3 класслы пиротехник әйберләрне Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда куллану тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International