Милли проектлар хыялларны чынга ашыра

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ильясов бүген Актанышбаш, 1 нче мәктәп һәм "Иман" спорт сараенда барган төзелеш һәм төзекләндерү эшләре белән танышты. Актанышбаш авылында дәүләт программасы нигезендә үзидарә йорты төзелә башлады.

Биредә нигез салынып, тиздән диварларны күтәрә башлаячаклар. Эш күләме - 9 млн сум. Актанышның 1 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә февраль аенда зур гына төзекләндерү эшләре башланып китте.

Эш күләме зур, ә вакыт кысалары чикле булу сәбәпле биредә белем бирү 2 сменада оештырылды. Төзекләндерү эшләре укуга комачау итми. Барлык эшләрнең күләме 36 млн сум. "Иман" спорт сараенда милли проект кысаларында 25 млн сумлык төзекләндерү эшләре бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International