Алдагы елда 57 бистәдә ял урыны - бар уңайлыклары да булган парк төзү планлаштырылган иде.
Әлеге ниятнең чынга ашуы сезнең кулда! Тавыш бирүдә катнашу өчен gorodsreda.tatar.ru сайтына кереп, иң аста урнашкан "Сораштыруга күчү" (Перейти к опросу) аша үз фикереңне калдырырга була.
Сораштыру 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Актаныш районында яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше тавыш бирүдә катнаша ала.