Бүген район ЗАГС бүлегендә озак еллар иңгә-иң куеп 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәгән матур парларыбызны хөрмәтләделәр.
Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйлар - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Яшьләребезгә үрнәк булган, гаилә кыйммәтләрен саклап, еллар дәвамында саклап килгән өлкән яшьтәге абый-апаларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде ул.