Алдынгылар хәрәкәтенең төп бурычы -балалар бакчасыннан алып көллияткә һәм югары уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохите булдыру

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Алдынгылар хәрәкәте - традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә үскән шәхесне, үз иленең патриоты итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыручы хәрәкәт.
Аның бурычы - балалар бакчасыннан алып көллияткә һәм югары уку йортына кадәр бала өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохите булдыру.

Хәрәкәтнең күзәтү советын беренчеләрдән булып Россия Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкли. Татарстанда хәрәкәт үсешенә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Республика Координация советы оештырылды.

Узган елдан башлап «Алдынгылар хәрәкәте " Республикабызда, районда динамикалы үсеш алды, ул кыска гына вакыт эчендә күп кенә проектларны тормышка ашырып, безнең район балаларын берләштерде.
Яңа хәрәкәтнең барлыкка килүе, Россиядә балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә үзгәртеп коруларның бер өлеше булып тора. Бу эшнең мөһимлеге бүген беркемдә дә шик тудырмый.

«Алдынгылар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең тәрбия эше, төбәк бүлекчәсен үстерү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча совет оештыру турында карар кабул ителде, анда Совет рәисе-муниципаль берәмлек башлыгы, ә совет секретаре-гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе билгеләнде.
Татарстан Республикасы пилот төбәк итеп билгеләнде, анда хәрәкәт эше балалар бакчасыннан башлана. 5-6 яшьтә беренче танышу була һәм хәрәкәткә кызыксыну формалаша. Әзерлек төркемендәге һәр бала көндәлек ала, анда әкиятләр һәм төрле биремнәр аша балалар яңалык беләләр, файдалы гадәтләр алалар. Безнен районда бу эш Өченче “Тылсым” балалар бакчасында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International