Район башлыгы Ленар Зарипов 10 тапкыр Россия чемпионнары исемен яулап, шахмат буенча Актанышыбызның данын еракларга җиткергән яшь спортчыларыбыз һәм аларның остазлары белән очрашты.
“Балаларга, аларның ата-аналарына ихластан рәхмәт! Киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә язсын. Сез безнең горурлыгыбыз! Укуларыгызда, киләчәк тормышыгызда уңышлар сезгә!
Ә шушы балаларга белем һәм тәрбия биргән Фәһим абый белән Илдар Сәрдәр улына аерым рәхмәт. Алар, районда шахмат спортын югары дәрәҗәгә күтәргән кешеләр! Остазлар көне белән ихластан котлыйм һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм!” дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде ул.