Актанышта ике көн дәвамында, мәртәбәле якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына барган яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш турнирында Татарстаннан һәм якын-тирә регионнардан 30 дан артык команда, 334 көрәшче бил сынады.
Турнир быел 23 нче тапкыр үткәрелә. Узган ел беренчелекне Актаныш көрәшчеләре яулаган иде. Быел Кубокны Чаллы көрәшчеләре яулады. Актаныш командасы - 2 нче, Кукмара көрәшчеләре 3 урынга ия булдылар.