Кырлардагы эшләргә ныклап җиң сызганырга санаулы көннәр калып килә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Кырлардагы эшләргә ныклап җиң сызганырга санаулы көннәр калып килә. Бу уңайдан, бүген район хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре "Нур" хуҗалыгында җыелып фикер алышты. 

Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә барган әлеге гамәли сөйләшүдә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан елның төп үзенчәлекләре, агротехник таләпләр искәртелде. 

Көннәр уңай торып, булган техниканы тулы күәткә кулланып, тиешле хезмәт куйганда, быел язгы чәчүне 16 көндә тәмамлап була дип фаразлый алар. искәртеп узабаз, быел язгы чәчү 59 765 гектар мәйданда башкарылачак. Һәм әлеге фаразлар чынга ашсын өчен көндәлек 3 845 гектар мәйданда эш башкарырга кирәк. 

Бу реаль саннар һәм язгы кыр эшләрен тиешле вакыт кысаларында башкарып чыгар өчен бутен мөмкинлекләр дә, шул исәптән техник потенциал да бар. Игенчеләребез генә сынатмасын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International