Актанышның яшь эшмәкәрләре үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итте

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Эшмәкәрләр фабрикасы" уза. Яшь эшкуарлар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итеп, компетентлы жюри әгъзалары алдында яклый. Сәхнә күлмәкләрен арендага бирү, умартачылык, роллы ясап сату, дизайнер сумкалары һб. Бу әле берничә проект кына. "Көн дәвамында биредә иң кыю, кызыклы проектлар тәкъдим ителәчәк, " ди район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева. 

"Эшмәкәрләр фабрикасы"нда 31 яшь эшмәкәр үз проектларын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International