Төзелеш тармагында хезмәт куйганнар һөнәри бәйрәмнәрен каршылады

2022 елның 13 августы, шимбә

14 август, иртәгә - төзүчеләр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан районның төзелеш тармагында хезмәт куйганнар, ветераннарыбыз мул табыннар артында җыйналып һөнәри бәйрәмнәрен каршылады. 

Һөнәр ияләрен бәйрәм белән район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов һәм "СуГаз" оешмасы җитәкчесе Әбүгали шакиров тәбрикләде.

"Төзелеш тармагы икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Бәйрәм көнендә сезгә иҗади хезмәтегез, осталыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Нык сәламәтлек, уңышлы хезмәт көннәре, иминлек, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!" дип теләкләрен җиткерде Руслан Илүс улы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International