Бүген Әҗәкүл авылында Украинада һаләк булган райондашыбыз Артур Камаловны соңгы юлга озату мәрәсиме узды

2022 елның 6 августы, шимбә

Бүген Әҗәкүл авылында Украинада һаләк булган райондашыбыз Артур Камаловны соңгы юлга озату мәрәсиме узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов та катнашты.

“Хөрмәтле райондашлар! Бүген без, Украинада неонацистларга каршы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озатабыз. Батыр сугышчы Камалов Артур Илгиз улы, кабул ителгән антка тугры калып, халкыбызны яклап, һәлак булды.

Хөрмәтле Лира ханым! Артурның җәмәгате, балалары! Бүген Сезнең йөрәк әрнүләрегезне җиңеләйтеп булмый. Нинди генә юату сүзләре әйтсәк тә аз булыр. Без Сезнең тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Артур Илгиз улы - Россия һәм Актаныш районының горурлыгы. Аның батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак. Рәхмәт сезгә барсы өчендә!” дип кайгы уртаклашты район җитәкчесе Ленар Зарипов.

 

Белешмә:

Камалов Артур Илгиз улы 1967 елның 17 ноябрендә Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. 1985  елда Актаныш беренче урта мәктәбен тәмамлый. Нефтекама шәһәре нефтьчеләр көллиәтендә белем ала. Озак еллар районның эчке эшләр бүлегендә юл патруль хезмәте инспекторы булып эшли. Шуннан лаеклы ялга чыга. Дүрт бала атасы.

2022 елның 30 июнендә Украинага неонацистларга каршы махсус хәрби операциядә катнашырга үз теләге белән алына. Кызганычка каршы 19 июль көнне хәрби операция барышында аның гомере өзелә.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International