Актанышта күркәм традицияне дәвам итеп, фән олимпиадаларында җиңүче укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды

2022 елның 13 мае, җомга

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда “Олимпка юл”,  республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Җиңү юлының мәктәп елларыннан башлануын олимпиадада катнашучы һәр укучы аеруча яхшы аңлый. Фән олимпиадалары бер яктан укучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау, аларның сәләтләрен тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирсә, икенче яктан шәхсән укучы өчен олимпиада хәрәкәте киләчәккә таба үз көче белән ярган юл башы да булып тора.

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

2021-2022 нче уку елында Бөтенроссия, халыкара, регионара, республика, олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләүдә районыбызның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат” Дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсум кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Авзалов Радислав Алексович һәм Актаныш урта мәктәбенең география укытучысы Галиева Зилә Әхәт кызы район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Бүләкләүләр, чәчәк бәйләмнәре, хөрмәтләүләр күп булды бүген. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы олимпиада нәтиҗәләре буенча йомгак ясады. Иң алдынгы 120 гә якын районыбыз укычысы Рәхмәт хатларына һәм акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

“Ел укучысы-2022”  исеменә  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатының  10 сыйныф укучысы Камилҗанова Динара  лаек дип табылды. Тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә дөнья сәнгать мәдәниятен өйрәнү фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы призеры, дөнья сәнгать мәдәниятен өйрәнү фәне буенча ике ел рәттән Бөтенроссия олимпиадасы призеры. Районыбыз өчен дә зур дәрәҗә, мактанырлык әлеге күрсәткеч.

Бөтенроссия, Халыкара, Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы һәм республика олимпиадаларында алган призлы урыннар буенча, мәктәпләр арасында да урыннар чыгарылды.

Төп мәктәпләр арасында:

1 урын – Мари Суыксу һәм чуракай мәктәпләре

2 урын – Теләкәй мәктәбе

3 урын - Такталачык, Ямалы мәктәпләре.

Урта мәктәпләр арасында:

1 урын - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  2  Актаныш урта мәктәбе.

2 урын - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе.

3 урын - Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты һәм  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

4 урын – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе.

ГРАН-ПРИга олимпиада хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган, иң күп катнашучы һәм җиңүчеләрне әзерләгән “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International