Актанышта - 4 нче, Татарстанда 105 нче кибет ачылды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү программасы нигезендә бүген Актаныш районының Түбән Гәрәй авылында яңа кибет ачылды.
- Авыллар өчен әлеге кибетләрнең әһәмияте бик зур. Ул сату урыны гына түгел, биредә яшәгән халык өчен үзенә күрә бер үзәк тә булып тора. Килеп, күрешеп, гапләшеп ала торган урын. Бу программа өчен республика җитәкчелегенә ихластан рәхмәтләремне җиткерәм. Кибет һәрвакыт авыл халкын сөендереп торсын, - дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.
Тиздән мондый бәхет Әтәс җирлегенә дә елмаячак. Ә ел ахырына Татарстанда яңа кибетләр санын 115 кә җиткерергә ниятлиләр.

Түбән Гәрәй авылы кечкенә генә булса да, күренекле шәхесләр биргән җирлек: Әбделгалим Әбтекәев (1787—?) — хәрби эшлекле, 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы, «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медаль, «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медаль кавалеры, Мирхәт Хөснимәрданов — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, Назыйм Газетдинов — ТРның атказанган укытучысы, Тәлха Анамов — табиб, медецина хезмәте полковнигы.
Надил Мөхәммәтов — журналист, Илдар Вәҗиев — табиб, Мирзәриф Анамов — хуҗалык эшлеклесе, Илсур Вәҗиев — хокук белгече. Элек-электән авыл халкы сәүдәгәрлек белән шогыльләнгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International