Ил тарихында беренче цифрлы халык санын алу 15 октябрьдә башлана. Кәгазь анкеталар урынына электрон анкеталар эшләнгән, аларны исәпкә алучылар планшетларда тутырачак.
Моннан тыш, россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә языла алачак. Өстәвенә, моны стационар компьютерда да, телефондагы мобиль кушымтада да эшләп булачак. Халык санын алуда гражданнар күп функцияле үзәкләрдә дә уза ала.
Актаныштагы адрес: Ленина урамы, 4 йорт, 1 эт. 3 нче тәрәзә.