Яшь шахматчыларыбыз янә чемпион исемен яулады

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Районыбызның яшь шахматчылары, остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим галимов җитәкчелегендә Самара шәһәрендә узган авыл районнары арасында Бөтенроссия турнирында катнашып Чемпион исемен яуладылар. Бүген Актанышка кайтып җиткән шахматчыларыбызны чәчәк гөлләмәләре белән ата-аналар, район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Әнвәр Гафуров карша алды.
Атна дәвамында барган турнирда, егетләр арасында Латыйпов Данияр чемпион исеменә лаек булды. Рахманова Зөләйха үз яшьтәшләре арасында 2 нче урынны, Латыйпова Раяна, Сәлахова Валерия 3 нче урыннарны яуладылар. Нәбиева Рамилә, Рахманова Зәйнәп, Латыйпова Раяна беренче урынны яулап, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар! Балаларны һәм остазларын ихлас күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International