Актанышта яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе билгеләнде

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә һәм ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Ринат Садыков катнашында, Актанышта яшьләр сәясәте стратегиясенең үсеше һәм киләчәге буенча киңәшмә узды. Әлеге сөйләшүдә район башкарма комитетының соц. мәсъәләләр буенча урынбасары Л.Нурлыева, район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге, "Татмедиа" АҖ, район социаль яклау бүлеге, мәшгүльлек үзәге, эшмәкәрлеккә ярләм итү фонды, "Форпост" яшьләр оешмасы да катнашты. 
Төп проблема - авыл җирлегендә яшьләрне эшле һәм ашлы итү, торак мәсъәләләрен, ялларын хәл итү. Якын киләчәктә "Яшьлек" үзәге нәкъ шушы таләпләргә туры килгән, чын мәгънәсендә яшьләр өчен Үзәк булып ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International