Актанышта Корбан гаете ачык һавада узды

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2021нче елның 20нче июленә туры килде. Быел да, барлык саклык чараларын күреп, гадәттәгечә ачык һавада - үзәк стадионда узды ул.

Гаеткә килгәннәр иң әүвәл Коръән сүрәләре тыңлап вәгазьләнде. Аннан гает намазы кылып җөмһүриятебездән килеп ирешкән котлауларны кабул итте. Гает намазында район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Һәр гаиләгә, һәр райондашыбызга, кардәшләребезгә изге теләкләрен җиткерде ул.

Гаеттән соң халык корбан чалу урынына ашыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International