Актанышта “Кыр көне”

2021 елның 9 июле, җомга

9 июль көнне Актанышта узган «Кыр көне»ндә республика һәм Россиянең регионнарыннан килгән игенчеләр “Актаныш” агрофирмасының Ирмәш басуында урнашкан тәҗрибә участокларында фикер алышты.

Биредә 150 дән артык бөртеклеләр, кукуруз һәм борчак культуралары үсә. Кунакларга һәрберсе белән якыннан танышып үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек туды. Әлеге басуда яңгырлар соңгы тапкыр 2 май көнне яуган иде. Кырыс табигый шартларда сыналды алар. Кул гына түгел, урыны белән аяк сыярлык, яргаланып беткән туфракта кайсы сортның ни дәрәҗәдә уңыш бирүе яхшы күренде биредә.

Кыр көнендә шулай ук, җир эшкәртү агрегатларына да күзәтү ясалды. Дым саклауны исәпкә алып, быел тирәнтен эшкәртү алмаксат итеп куела. Сабаннарның, дискаторларның төрлесе тәкъдим ителде биредә. Гамәли яктан тикшереп тә каралды.

Киңәшмәдә катнашучыларга агросәнәгать күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән иде. Шулай ук, игенчелек белән аерылгысыз булган терлекчелек тармагына да күзәтү ясалды. Чөнки ни дисәң дә, терлекчелекнең төп нигезен игенчелек тәшкил итә. Әгәр ул өлкәдә уңышларыбыз сөенерлек икән, димәк терлекчелекнең киләчәге дә ныклы кулларда дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International