Бүген Мөслим авылында узган рәсәйкүләм авыл Сабан туенда актанышлылылар да катнашты. 35 регионнан килгән 500 дән артык кунакны тарихи утар, кымыз, шифалы үләннәрдән ясалган тәмле чәй һәм әлбәттә, җыр-биюләр белән каршы алды алар.
Татарстанда тәүге тапкыр узңдырылган зур чарада барлык сату нокталарын туплаган “Татар базары” эшләде. Бәйрәмгә килгән тамашачылар шулай ук татар атлары токымы чабышкылары белән дә якыннан танышты.
Бәйрәм гадәттәгечә театральләштерелгән тамаша, рәсми котлаулар, көрәш, ат чабышы, милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.