ТЕРЕ ХӘТЕР КӨННӘРЕ: Актаныш укучылары Республикакүләм тарихи квестка кушылды

2021 елның 16 апреле, җомга

Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын үстерү, яшь буында рухи-әхлакый үсеш, актив тормыш позициясе формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы инициативасы белән 2021 елның март аенда балалар һәм яшьләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Тере хәтер көннәре» #Минувшихднейживаяпамять Республика квесты старт алган иде.


Майга кадәр дәвам итәчәк чарага  15 апрельдә  Актаныш районы да кушылды. Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан гамәлләштерелгән квестта Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, гуманитар гимназия укучылары, технология техникумы студентлары катнашты.


«Тере хәтер көннәре» тарихи квесты кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре, сугыш хатлары, герой-шәһәрләр, Бөек Ватан сугышы полководецлары, якташларыбыз, сугыш турында музыкаль һәм сәнгать әсәрләре, зур сугышның кече геройлары буенча үз белемнәрен күрсәттеләр.


Уен ахырда үз җиңүчеләрен билгеләде. Лаеклы беренче урын ияләре – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары. Икенче урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе, өченче урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе. Дүртенче урын Актаныш технология техникумы студентларына бирелде.


Җиңүчеләргә дипломнар, сертификат, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 
Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Назил Латыйпов билгеләп үткәнчә, республиканы колачлаган квест Актаныш укучыларында зур кызыксыну уяткан. Биремнәрне үтәү барышында катнашучылар тарих фәненә мөрәҗәгать иткән, Бөек Ватан сугышы буенча дәресләрдә алган белемнәрен кулланганнар.


“Укучыларда кызыксыну бар – бу бик мөһим. Киләчәктә мондый төр очрашуларны ешрак үткәрергә исәплибез. Яшьләр үзләренең тамырларын белергә һәм горурланырга тиеш!”, - дигән фикерен җиткерде Назил Назиф улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International